Бөгелмә хастаханәсендә эчке эшләр һәм инженерлык челтәрләрен монтажлау үткәреләчәк. Шулай ук вентиляция системасы урнаштырылачак, тышкы челтәрләр җәеләчәк. Бу максатларга 209,6 млн сум юнәлтелгән.
Реконструкциянең беренче этабы 76 млн.сумга, икенчесе 110 млн. сумга төште. Хәзерге вакытта өченче этап эшләре бара, демонтаж эшләре үткәрелгән, фундамент ныгытылган. Моннан тыш, эшчеләр тәрәзәләрне, түбәләрне, инженерлык челтәрләрен алыштырган. Соңгысы дүртенче этап булачак. Лифт җиһазларын монтажлау, фасад эшләре, территорияне төзекләндерү, җиһазлар урнаштыру планлаштырыла. Ремонтның гомуми мәйданы 4550 кв. метр тәшкил итә.
Моннан тыш, быел Карабашта табиблык амбулаториясе ремонтланачак, Вязовка бистәсендә яңа фельдшер-акушерлык пункты барлыкка киләчәк. 2023 елда шәһәрдә шәһәр поликлиникасы базасында амбулатор поликлиника онкология ярдәме үзәге эшли башлады.