Бүген Казанга РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының махсуслаштырылган медицина ярдәме һәм медицина реабилитацияләү департаменты директоры – Никитин Игорь Геннадий улы килде.
Кунак Сәламәтлек саклау министры беренче урынбасары А.Ю. Вафин озатып баруында Республика клиник хастаханәсенә килде. Монда РКХның баш табиб урынбасары М.М.Миңнуллин катнашуында ул кабул итү-диагностика бүлегенең ашыгыч пациентларны кабул итү буенча эше белән танышты. Игорь Геннадий улы стационарны; реанимациләү, манипуляцияләү һәм операция ясау кабинетларын карап чыкты. Кунакка инсульт үзәгенең, ашыгыч чакыруларны кабул итә торган һәлакәт медицинасы үзәгенең эшләрен күрсәттеләр. Анда аның үзәнчәлекле кызыксынуын ашыгыч ярдәм машиналарының эшләрен килештерүгә булыша торган махсуслаштырылган система, шулай ук РКХның үзәк район хастаханәләре белән үзара бәйләнеше буенча видеоэлемтә системасы уяттылар. РКХне каравын тәмамлагач Вафин А.Ю. И.Г. Никитинга модернизацияләү өчен Федераль һәм Республика бюджетыннан бүленгән чаралар белән файдалану турында мәгълүмат күрсәтте.