Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе АКШ һәм Төркиядән кунакларны кабул итте

2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Бүген, 4 сентябрьдә Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә АКШ һәм Төркия фирма-җитештерүчеләр вәкилләре: Ned Cosgriff, Natasa Zirovnik, Александр Ненашев,Emrah Akar, Илшат Нәҗипов килделәр. Кунакларны беренче чиратта клиниканың җиһазландырылуы кызыксындырды. Шуңа күрә визит вакытында акцент төрле хастаханәнең бүлекләрендә куелган хәзерге заман аппаратурасын демонстрацияләүгә ясалды. Делегатлар хастаханәнең анестезиология һәм реанимацияләү бүлегенә бардылар. Экскурсия программасына шулай ук вертолет мәйданчыгына һәм диагностик бүлекләргә бару кертелгән иде. Республика, сәламәтлек саклау министрлыгы һәм хастаханә җитәкчелекләренең Европа дәрәҗәсендәге клиника оештыру буенча бик зур эшен кунаклар югары бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International