4 сентябрьдә Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Департаменты директоры И. Г. Никитин барды. Дәвалау оешмасына барганда кунакны ТР сәламәтлек саклау министр урынбасары Р.С.Җәләлетдинов һәм хастаханәнең баш табибы М.Н. Садыков озатып бардылар.
Никитинга диагностка бүлекләрен, операция бүлмәләрен күрсәттеләр, кабул итү бүлмәсенең эш алгоритмы белән таныштырдылар. Визит чикләрендә вертолет мәйданчыгына бару планлаштырылган иде. И.Г. Никитин Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау системасы Россияда алдынгылардан берсе булганын билгеләде. Искә төшерик, И.Г. Никитин эш визиты көнендә берничә сәламәтлек саклау стратегик объектына барды.