Казанның 21нче поликлиникасының баш табибы Рөстәм Гайфуллин вафат

2023 елның 25 августы, җомга

"Сәламәтлек саклау системасының чын профессионалларының берсе, 21 нче шәһәр поликлиникасының баш табибы Гайфуллин Рөстәм Фәйз улы вафат булды, дип тирән кайгы белән хәбәр итәбез. Хушлашу көне һәм урыны соңрак билгеле булачак", - дип хәбәр итте бүген баш табиблар чатында сәламәтлек саклау министры М.М. Миңнуллин.

Рөстәм Фәйз улы Гайфуллин 1989 елда Казан дәүләт медицина институтын «Дәвалау эше» белгечлеге буенча тәмамлый, 1990 елда - интернатура, хирургия, 2014 елда Казан дәүләт медицина академиясендә сәламәтлек саклау һәм җәмәгать сәламәтлеген оештыру буенча һөнәри яңадан әзерлек үтә.

18 нче шәһәр хастаханәсендә хирург, РКХ, РКХ медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары булып эшли, озак еллар - 2010 елдан 2018 елга кадәр - Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсендә баш табиб була.

2018 елның апреленнән ТР ССМ Казан шәһәренең 21нче шәһәр поликлиникасын җитәкли.

Р.Ф. Гайфуллин Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы, «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте, «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» мактаулы исеме, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәтенә ия булган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Рөстәм Фәйз улы Гайфуллинның туганнарына тирән кайгы уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International