Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең Осиново поликлиникасын ачты

2023 елның 25 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән муниципаль районының Осиново авылында күп профильле поликлиника ачылышында катнашты.

Бу сәламәтлек саклау объекты «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән.

Поликлиниканы ачу тантанасында чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов бүгенге вакыйганы һәркем өчен мөһим дип атады. Ул ассызыклаганча, табибларга һәркем ярдәм сорап килә. Күп юнәлешле поликлиника барлыкка килү белән, җирле халыкка медицина ярдәме өчен Яшел Үзәнгә яки Васильевога барырга туры килмәячәк. Күп юнәлешле поликлиника - медицина ярдәменә ирешү мөмкинлеген тәэмин итәчәк эре медицина үзәге, диде Рөстәм Миңнеханов, «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты - яхшы федераль программа, һәм без ил җитәкчелегенә, Президентыбыз Владимир Путинга рәхмәт белдерәбез.

Татарстан Рәисенең билгеләп үткәнчә, республика барлык федераль программаларда да актив катнаша.

Ул поликлиника төзүдә катнашкан төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук яңа бинада барлык шартлар тудырылган медицина хезмәткәрләренә уңышлы һәм нәтиҗәле эшчәнлек теләде.

Объектның гомуми бәясе 675 млн сум тирәсе. Бинаның мәйданы 4500 кв.м. Поликлиника территориясендә ашыгыч медицина ярдәме станциясе, даруханә, балалар өчен сөт ризыклары тарату пункты, клиник-диагностика лабораториясе урнашкан. Медицина учреждениесе балалар һәм өлкәннәргә хезмәт күрсәтәчәк.

Поликлиника янында мәдәният һәм спорт учреждениеләре булдыру планлаштырыла.

Поликлиника заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган: компьютер томографы, цифрлы рентгенография аппараты ,ультратавыш аппараты, эндоскопия системасы, физиотерапия җиһазлары, оториноларингология җайланмасы, эхо-сигналларны компьютер анализаторы, электрокардиографлар, һава стерилизаторлары, офтальмология җиһазлары, функциональ диагностика өчен җиһазлар һ. б.

Поликлиниканың сменасына 14 урынлык көндезге стационары бар, шул исәптән 6 урынлык балалар һәм 8 урынлык өлкәннәр стационары.

Клиникада махсус медицина ярдәме түбәндәге профильләр буенча күрсәтеләчәк: акушер-гинекология, неврология, хирургия, эндокринология, кардиология, кан тамырлары хирургиясе , ультратавыш һәм функциональ диагностика, терапевтик һәм хирургик стоматология.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International