Зәй районы Сарсаз Баграж авылында узган шимбәдә фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Авыл фельдшер-акушерлык пунктын төзү һәм медицина җиһазлары һәм инвентарь белән җиһазландыру «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча башкарылган. Финанслау Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бюджетларыннан башкарыла.
Яңа ФАП белән тәҗрибәле фельдшер Галина Данилова җитәкчелек итә. Зәй РҮХ баш табибы Айдар Фатыйхов халыкны үз фельдшерына ярдәм итәргә һәм диспансерлаштыру кысаларында тикшеренергә чакырды.