Ютазы районында төбәк программалары ярдәмендә авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү шартлары яхшыра.
Кичә Әбсәләм авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Медицина учреждениесе “Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты кысаларында халыкка беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру максатларында төзелгән.
Яңа медицина учреждениесен төзүгә һәм җиһазландыруга төбәк бюджетыннан 10 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Биредә прививка һәм процедура кабинетлары, халыкны кабул итү кабинеты, дарулар һәм дезинфекцияләү эремәләрен саклау өчен бүлмәләр һәм санитария бүлмәләре бар.
Быел Ютазы районында уникенче модульле ФАП файдалануга тапшырылды.