Азнакай районы Таллы Бүләк авылында тиздән ФАП үз ишекләрен ачачак

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Азнакай районы Таллы Бүләк авылында фельдшер-акушерлык пункты «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча иске бина урынына төзелгән.

Хәзерге вакытта бөтен эчке бизәлеш тәмамланган, электр үткәрелгән, барлык коммуникацияләр тоташтырылган, янәшәдәге территорияне төзекләндерү тәмамланган, эскәмияләр һәм урналар урнаштырылган. Яңа медицина җиһазлары һәм инвентарь да кертелгән.

Модульле ФАПта барлык стандартларга туры килгән уңайлы шартларда медицина ярдәме алырга мөмкин. Фельдшер кабинетыннан тыш, монда шулай ук процедура, балалар, күзәтү кабинетлары, санитар-көнкүреш бүлмәләре бар.
ФАП тиздән үз ишекләрен ачачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International