2023 елның августында Баулы үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегендә 1972 елда туган югары квалификацияле категорияле табиб-хирург Шәрипов Нахтулло Гуломович эшли башлады.
Ул үзенең хезмәт эшчәнлеген 1999 елда Таҗик дәүләт медицина университетын тәмамлаганнан соң Хатион өлкә клиник хастаханәсендә табиб-хирург булып башлый. 2021 елдан безнең республикада, «Әтнә РҮХ» ДАССУда эшләде.