60 яңа объект, шул исәптән Дәрвишләрдәге 6 нчы Казан балалар поликлиникасы бинасы, Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә күп функцияле поликлиника быел ачылды. (Исегезгә төшерәбез, ике медицина учреждениесе дә «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән).
Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә эшләр тәмамлана. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов бүген 2024 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юллама белән мөрәҗәгать итте.
Кешенең иң зур байлыгы – сәламәтлек. Аны саклау бурычын без чын профессионалларга гына ышанып тапшыра алабыз. Табиб – зур фидакарьлек таләп итүче һөнәрләрнең берсе. Медицина хезмәткәренең бер җылы сүзе, бер елмаюы да дәвалау сәләтенә ия. Татарстанның медицина учреждениеләре коллективларына көндәлек тырыш хезмәтләре, һөнәри осталыклары, үз эшен яратып башкарулары өчен олы рәхмәтемне белдерәм.
Республикада медицина хезмәте күрсәтү системасын яңарту, югары медицина технологияләрен, шул исәптән органнарны күчереп утыртуны актив куллану, аналарны һәм балаларны саклау, туучылар санын һәм гомер озынлыгын арттыру буенча зур эш алып барыла. Бу елда гына да яңа 60 объект, шул исәптән Казан шәһәренең 6 номерлы балалар поликлиникасы, Зеленодольск районы Осиново бистәсендә күпфункцияле поликлиника ачылды, Казан шәһәренең 7 номерлы клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгендә төзелеш эшләре тәмамланып килә.
Башлангыч медицина ярдәме күрсәтү пунктлары сәламәтлек саклау системасының әһәмиятле буыны булып тора. Биредә кадрлар җитмәү мәсьәләсе элеккечә үк актуаль булуын билгеләп үтәсем килә. Бу исә булган персоналга өстәмә эш йөкләүгә китерә, ә бу, үз чиратында, медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый. Әлеге мәсьәлә Зеленодольск, Түбән Кама һәм Бөгелмә районнарында аеруча кискен тора. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына район башлыклары белән берлектә әлеге мәсьәләне хәл итү буенча тәкъдимнәр бирүегезне сорыйм.
Халык сәламәтлеген саклауда төп роль диспансеризация уздыруга бирелә. Быел безнең сәнәгать предприятиеләре дә әлеге эштә актив катнаша. 80 мең хезмәткәр тикшерү узды. Җитәкчеләренең хезмәткәрләре сәламәтлегенә игътибарлы мөнәсәбәттә булуына мисал буларак «Татнефть», «СИБУР», «КАМАЗ», «ПОЗиС», «Зеленодольск суднолар төзү заводы» оешмаларын күрсәтергә мөмкин.
Халыкка диспансеризация уздыру эшен киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк. Хатын-кызлар һәм бала табарга карар кылган гаиләләр, шулай ук ерак авылларда яшәүчеләр аерым игътибар таләп итә.
Бу юнәлештә 5 мобиль медицина комплексы гаять нәтиҗәле эшләп килә. Шушындый тикшеренүләр нәтиҗәсендә бу елда гына да 3 меңгә якын кешенең авырулары ачыкланып, аларга үз вакытында медицина хезмәте күрсәтелде. Медицина тикшеренүләренең сыйфатын яхшырту өчен комплексларны флюорограф, маммограф кебек өстәмә җиһазлар белән тәэмин итү планлаштырыла.