Әлмәт районара күп профильле хастаханәсе нейрохирурглары баш мие шешләрен дәвалауның яңа ысулын үзләштерә

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Әлмәт районара күп профильле хастаханәсендә баш мие шешен бетерү буенча мастер-класс узды. Операция ясаучы хирург - ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенең штаттан тыш баш белгече, нейрохирург, нейрохирургия бүлеге мөдире, медицина фәннәре кандидаты Тимур Бикмуллин.

Әлмәтрайонара күп профильле хастаханәсе нейрохирургия бүлеге мөдире, медицина фәннәре кандидаты Илдус Мостафин билгеләп үткәнчә, баш мие шешләре, үзәк нерв системасы шешләре дә киң таралган авырулар. Соңгы ун ел эчендә мондый патология белән эш итү ешлыгы елдан-ел арта. Яман булмаган һәм яман шешләр дә очрый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International