Бүген Казанда узган матбугат конференциясендә республиканың яңа Бердәм сәламәтлек саклау колл-үзәге турында сөйләделәр

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында 17 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья пациентлар иминлеге көненә багышланган матбугат конференциясе узды.

2023 елда Бөтендөнья пациентлар иминлеге көне темасы - "Куркынычсыз медицина ярдәме күрсәтүдә пациентларның ролен арттыру".

Республика медицина мәгълүмат-аналитика үзәге директоры Аида Коростелева 4 сентябрьдә ТР сәламәтлек саклау министры кушуы буенча эшләтеп җибәрелгән Бердәм сәламәтлек саклау колл-үзәге турында сөйләде. Әлегә ул тест режимында эшли.

Колл-үзәкнең максаты - халык мөрәҗәгатьләренә җавап бирүнең оперативлыгын арттыру, шулай ук ТР сәламәтлек саклау өлкәсендә җәмәгать контролен оештыру.

Колл-үзәккә 8 (843) 558-03-03 номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Колл-үзәк тәүлек әйләнәсе өзлексез режимда эшли. Хәзерге вакытта колл-үзәктә 12 белгеч эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International