Зәй үзәк район хастаханәсендә сәламәтлек саклау ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар

2023 елның 29 сентябре, җомга

Зәй РҮХ администрациясе профсоюз комитеты белән берлектә Халыкара өлкәннәр көне кысаларында сәламәтлек саклау ветераннары өчен тантаналы чара оештырды. Бәйрәм өстәлләре артына алтмышлап пенсионер җыелган, алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераны йөз яшьлек Анна Моисеева да бар иде. Хөрмәтле кунаклар өчен "Энергетик"мәдәният йортының иҗат коллективлары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International