Сарман район үзәк хастаханәсенә заманча цифрлы маммография аппараты куелды. Яңа маммограф «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү федераль программасы хисабына алынган.
Маммограф үзәк район хастаханәсе поликлиникасының рентген-кабинетында урнаштырылган. Маммографияне эшләтеп җибәрү агымдагы елның октябрь ахырына планлаштырылган.