УЗИның яңа аппаратлары Нурлат участок хастаханәсенә һәм Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең 1нче поликлиникасына китерелә.
Заманча җиһазлар «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы кысаларында искергән аппаратларны алыштыруга килгән.
Алдынгы визиограф төгәл диагнозлар кую өчен тирәнрәк тикшеренү үткәрергә мөмкинлек бирә.