28 октябрьдә Әлмәт районара күп профильле хастаханәсе базасында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким катнашында Республика кардиологлар һәм терапевтлар мәктәбенең күчмә циклы узды.
Бу мәктәп күчмә мәктәпләр сериясенең дәвамы булып тора. Очрашуның максаты – барлык клиник киңәшләрне табибларның реаль клиник практикасына мөмкин кадәр якынайту, кирәкле оештыру мәсьәләләрен хәл итү.