Бүген, 2013 елның 13 сентябрендә, «2012-2016 елларда Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» республика максатлы программасы кысаларында Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Шәрип авылында яңа фельдшер-акушер пункты ишекләрен ачып җибәрде. Ачылу церемониясендә Актаныш муниципаль районы башлыгы Ф.М. Камаев, Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары И.Ш.Бариев, Актаныш муниципаль районы башлыгының иҗтимагый сораулар буенча урынбасары Л.Я. Шәмсунова, Актаныш ҮРХ баш табибы А.Р. Хәев катнаштылар.
Үз чыгышында Ф.М. Камаев заман таләпләренә җавап бирүче шартларда медицина ярдәмен алырга мөмкинлек биргән өчен ТР Президенты Р.Н. Миңнехановка, ТР Премьер министры И.Ш. Халиковка, ТРсәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафинга һәм «Нефтемаш» Азнакай заводына зур рәхмәт әйтте.
ФАП ачылуы белән авылда яшәүчеләр беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтә торган яңа заманча медицина оешмалы булдылар. Халыкны кабул итү өчен монда кабул итү кабинеты, санитария бүлмәсе һәм процедура кабинеты бар.
ФАП ҮРХдән 10 км ераклыкта урнашкан, беркетелгән халык саны 194, балалар - 36. Медицина ярдәмен халыкка 7 ел эш стажы булган фельдшер Хуҗина Гөлназ Хәлил кызы күрсәтә.