Әлмәт медицина эшчеләренең 10-нчы спартакиадасы ачылу

2013 елның 13 сентябре, җомга
Җәй-2013 Казанда Дөньякүләм универсиада үткәрелү белән бәйле зур тәэсир итү, эмоцияләр һәм дулкынлану бүләк итте. Тышта көз, ә «Татнефть» ААҖ спорткомплексында кеше күп, шау-шу һәм күңелле. ӘМР сәламәтлек саклау медицина оешмалары арасында үткәрелүче 10-нчы юбилейлы «Сәламәтлек» Спартакиадасы ачылуына хөрмәтле кунаклар, катнашучылар, уңыш теләүчеләр, баш табиблар, ММЧ вәкилләре, Әлмәт медицина колледжы студентлары җыелдылар.

Хәзерге спартакиада шушы елда 60 ел тулучы яраткан Әлмәт исеменә үткәрелә. Безнең спортчылар үз катнашуларын һәм үз җиңүләрен нефть чыганакларын сәнәгый эшкәртә башлауның 70-еллыгына багышлыйлар. Инде 10 ел Татарстанның нефть башкаласы медицина эшчеләре шәхси үрнәкләре белән уртача физик йөкләнешнең организм өчен файдалы булуын раслыйлар.

Алар түбәндәге спорт төрләре буенча ел барышында тагын көч сынашачаклар: җиңел атлетика, биллиард, өстәл теннисы, чаңгы ярышы, шахмат, йөзү, атыш һәм аркан тарту. Бу спартакиада эстафетадан башланды, анда 8 дәвалау-профилактика оешмасыннан 8 команда катнашты. Призлы урыннар шулай бүленделәр:

1 урын - «Әлмәт үзәк район хастаханәсе» ДАССО командасы

2 урын - «Әлмәт ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССО командасы
3 урын - «Әлмәт стоматология шифаханәсе» ДАССО командасы

Кеше организмы өчен йөгерүнең файдасы бик зур. Бу организмны сәламәтләндерүгә һәм кәефне яхшыртуга булышучы иң арзан спорт төре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International