Бүген, 15 сентябрьдә үткәрелүче Иран һәм Татарстанның Дуслыклары атнасында катнашу белән бәйле, ТР Сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин Иран Парламенты депутаты м.ф.д., Шахла Байат ханым җитәкчелегендәге иран делегациясе белән очрашты. Визитның максаты сәламәтлек саклау сферасында Иран һәм Татарстанның хезмәттәшлек итү сораулары турында сөйләшү булды. Сөйләм травматология һәм онкология медицинасы өлкәләрендә республикаларның хезмәттәшлек итүләре турында барды.
РТ Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Хөкүмәте исеменнән Министр зур урындагы кунакны һәм делегация вәкилләрен сәламләде. Ул Республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендәге эшчәнлеге турында сөйләде, кунакларның сорауларына җавап бирде, һәм Иран республикасының медицина эшләре структурасы турында белде.
Делегация белән очрашуда Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ф.Ф.Яркаева, КДМУның 2 номерлы акушерлык һәм гинекология кафедрасы профессоры И.Ф.Фәтхуллин һәм КДМУның халыкара эшчәнлек буенча проректоры А.У. Җиһаншин булдылар.