Бүген Казанда Дерматовенерологлар һәм косметологларның V Бөтенроссия конгрессы үз эшен башлады. Конгресста Россия Федерациясе регионнарының тире-венерология диспансерлары җитәкчеләре, дерматовенерология кафедралары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, эшләүче табиблар-дерматовенерологлар катнашалар. Конгресс кысаларында иҗтимагый-мөһим авырулар һәм әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудыручы авырулар профилактикасы һәм алар белән көрәшү турында сөйләшү бара.
Чараны тантаналы рәвештә ТР Сәламәтлек саклау министры А.Ю.Вафин ачты. Ул безнең республикабызның башкаласында Конгресста катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде, һәм эшнең уңышлы булуын теләде. «Конгрессның табиб-дерматовенерологларны Россия Федерациясе регионнарыннан гына түгел, ерак һәм якын чит илләрдән дә чакырып Казан шәһәрендә үткәрелүен без республикабызның дерматовенерология хезмәтен оештыруда булган казанышларыбызны тану дип бәялибез. Бүген башланучы Конгресс эшләүче табиблар өчен дә, фәнни эшчеләр өчен дә яхшы мәктәп булуына, һәм Татарстан Республикасы халкына медицина ярдәмен күрсәтүнең алдагы камилләштерүе һәм сыйфатын күтәрү эшенә ярдәм итүенә ышанабыз» - дип әйтте Министр А.Ю. Вафин.
Котлау сүзе белән Дерматовенерология һәм косметология буенча конгрессларның Оргкомитеты рәисе, Россия медицина фәннәре академиясе академигы, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгеч дерматовенерологы, дерматовенерологлар һәм косметологларның Россия җәмгыяте президенты, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, профессор - Анна Алексей кызы Кубанова чыгыш ясады. Ул шушы чараны үткәрү мөһимлеген билгеләп үтте, һәм дерматология профильле медицина оешмаларының эшчәнлеге һәм ресурслары анализы турында сөйләде.
Чара 20 сентябрьгә кадәр барачак. Анда түбәндәгеләр кебек медицинаның дерматовенерология эшчәнлегенең иң актуаль сораулары каралачак:
- дерматологиядә заман диагноз һәм дәвалау технологияләре,
- дерматоонкологиянең актуаль сораулары, диагностика һәм дисциплинаара кертү,
- җенси юл белән йога торган инфекцияләрне билгеләүдә һәм дәвалауда заман проблемалары,
- табиб косметологиясе һәм эстетик медицинаның актуаль сораулары,
- дерматовенерологиядә яңа диагностика, дәвалау һәм мәгълүматый технологияләр эшләп чыгару һәм кертү.
Конгресс программасы беләнсекцияле утырышлар, түгәрәк өстәлләр, практикумнар, презентацияләр каралган.