Безнең тиз үсеш алучы гасырда төрле өлкәләрдә казанышлар һәм эшләп чыгарган әйберләр белән беррәттән, кызганычка каршы, техноген һәлакәтләр, табигый «сюрпризлар» һәм башкалар булалар. Гадәттән тыш ситуацияләрдә ярдәм күрсәтергә әзер булуда зур урын оешмаларда да, уку йортларында да санитария дружиналарына бирелә. Нәкъ шуның өчен мөһим урын катнашучыларда беренче медицина ярдәмен күрсәтүнең теоретик белемнәре һәм практик күнекмәләре дәрәҗәсен күтәрергә булышучы сандружина ярышларына бирелә.
Казанда гражданнар саклануы буенча йомгаклаучы Республика ярышлары үтте, аларда Татарстанның 7 шәһәре катнашты. Ярышлар берничә атау буенча үттеләр. Әлмәт медицина колледжының алты студенты ТРның иң яхшы санитария дружинасы исеме өчен тиешенчә көрәштеләр һәм 40 команда арасыннан лаеклы 3 урынны алдылар. Балалар бронза медальләр, 3 дәрәҗәле диплом һәм кубок белән бүләкләнделәр.