ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иҗтимагый максатларын һәм бурычларын сайлау буенча онлайн-тавыш бирү тәмамланды

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының 2024 елга иҗтимагый максатларын һәм бурычларын сайлау буенча онлайн-тавыш бирү тәмамланды. Ул 7 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында узды.

Тавыш бирүдә барлыгы 8 138 кеше катнашкан. Республика халкы экспертлар тәкъдим иткән пунктларны сайлап кына калмады, министрлык өчен үз бурычларының 501 вариантын тәкъдим итте, шулай ук 800дән артык комментарий калдырды. Тулы нәтиҗәләр сылтама буенча бар ссылке.

Тавыш бирүдә барлыгы 8 138 кеше катнашкан. Республика халкы экспертлар тәкъдим иткән пунктларны сайлап кына калмады, министрлык өчен үз бурычларының 501 вариантын тәкъдим итте, шулай ук 800дән артык комментарий калдырды. Тулы нәтиҗәләр сылтама буенча бар.

Хәзер тавыш бирү нәтиҗәләре Министрлык карамагындагы иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышында Министрлыкның 2024 елга иҗтимагый максатлары һәм бурычлары исемлеген кабул итү өчен тикшереләчәк.

Утырыш 2023 елның 20 декабрендә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында узачак. Утырышта республика гражданнары һәм алдан теркәлгән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша алачак.

Теркәлү формасы:  Форма для регистрации.

Теркәлү өчен анкетаны электрон адреска җибәрергә кирәк:  press.mz@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International