Футболга трансплантация комачауламады!

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

9 декабрьдә Казанда ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе табиблары һәм трансплантациядән соң диализ белән дәваланучы пациентлар катнашында «Феникс кубогы» мини-футбол буенча икенче турнир узды.

Уенда пациентларның ике командасы – Татарстан командасы һәм Уфа, Рязань һәм Екатеринбургтан килгән кунаклар җыелма командасы катнашты.

Турнирны ачу тантанасында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш трансплантологы, РКХ трансплантологы Александр Киршин һәм РКХ баш табибының клиник эш буенча урынбасары Айдар Баһаутдинов сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар.

Турнир нәтиҗәләре:

1 урын – РКХ табиблары командасы;

2 урын – Татарстан Республикасы пациентлар командасы;

3 урын – республика кунаклары пациентлары командасы.

Турнир нәтиҗәләре буенча РКБ табиблары командасының иң яхшы уенчысы итеп Александр Плотников, иң яхшы капкачы итеп Юрий Кандалов танылды.

Махсус призга Екатеринбургтан Александр Самсонов лаек булды. Турнир символикасы белән истәлекле статуэткадан тыш, аңа фирма логотибы белән футболка, термос һәм спорт кибетенә сертификаты тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International