Мамадыш РҮХ хирургия бүлеге мөдире Нияз Мифтахетдинов Чаллы шәһәре АМЯХ кан тамырлары хирургы белән киңәшләште. Кан тамырларын контрастлау белән томографияне тагын бер тапкыр үткәрергә киңәш ителде.
Шуннан соң гына пациентның бавыр шешенең өзелүе һәм корсак куышлыгына күп кан китүе ачыкланган.
Барлык тикшерүләр буенча мәгълүматны анализлап, үз көчебез белән эшләп булмый икәне аңлашыла - бавыр резекциясен үзебез булдыра алмыйбыз, бик җитди хәл, вакыт аз, һәм мондый операцияләрне безнең хастаханәдә элек үткәрмәгәннәр…
Безнең бәхеткә, РКХдә Мамадыш районыннан чыккан, Казан шәһәренең Республика клиник хастаханәсенең 2 нче номерлы хирургия мөдире – Җиһаншин Ленар Илдар улы эшли, менә аңа Нияз Нургаяз улы ярдәм сорап шалтыратты. Безгә ярдәм итүдән баш тартмадылар! Кызганычка, һава торышы начар була һәм табибка машина белән барып җитәргә туры килә.
Әлегә пациентны оператив дәвалауга интенсив әзерләү алып барыла: кан һәм плазма салу, антибактериаль һәм канны туктату терапиясе.
Ленар Илдарович килгәнче, авыру операция өстәлендә була, операция шунда ук башлана.
Операция берничә сәгать дәвам итте, бавырның бер өлешен кисеп, кан китүне туктатып, операция уңышлы үтте.