Саба үзәк район хастаханәсенең Олы Арташ ФАПы илкүләм проект буенча ачылды

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Саба районының Олы Арташ авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды. Ул «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» «программасы буенча төзелгән.

Чарада Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов, «Саба РҮХ» ДАССУ баш табибы Марат Рафаэлевич Йосыпов, Саба РҮХ хезмәткәрләре һәм Олы Арташ авылы халкы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International