Яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты узган ел ахырында Түбән Кама районының Колмакчы авылында ачылды һәм авыл халкы өчен күптән көтелгән вакыйга булды. Объект «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы акчасына төзелгән.