Бүген Марат Наилевич Садыйковның безнең арада булмавына төгәл бер ел

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

2023 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгын биш елга якын җитәкләгән Марат Садыйков вафат булды. Аңа нибары 53 яшь иде.
Марсель Миңнуллин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры: "Марат Наилевич сәламәтлек саклауның сәләтле оештыручысы, табибларның эш үзенчәлекләрен яхшы белүче, үз эше өчен янып торучы иде. Аның кинәт үлеме медицина белән бәйле булган һәркем өчен, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган бик күп кешеләр өчен чын шок булды.
2008 елдан 2018 елга кадәр Марат Садыйков Казан шәһәренең 7нче шәһәр клиник хастаханәсендә баш табиб булып эшләп, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе вазифасына 2018 елның 14 февралендә керешә.
Марат Наилевич Садыйков ТРның атказанган табибы һәм медицина фәннәре кандидаты була, «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе, ТР Президентының Рәхмәте, II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнә.
2023 елда Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Садыйков үлгәннән соң Пирогов орденына лаек була. Истәлеген мәңгеләштерү максатыннан Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә Марат Садыйков исеме бирелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International