Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин һәм Казанның мэры И.Р. Метшин катнашуында Казанның Совет районы Нагорный поселогында амбулаторияне 12 сентябрьдә тантаналы ачудан соң олы яшьтәге торучылар өчен акция узды. Акция республика җитәкчеләренең халык белән очрашуыннан соң булды. Очрашуда халыкны консультатив кабул итүне участок хезмәте белән генә түгел, ә тар белгечләр белән гамәлгә ашырырга дип теләк белдерелде.
Табиблар офисы адресы: Казан, Дорожная ур., 47. Ул бер этажлы, 418,68 кв.м. мәйданлы бина. Аның составына холл, ике табиб кабинеты булган балалар һәм өлкән кешеләр блоклары, бер шәфкать туташы кабинеты, процедуралар һәм прививкалар ясау кабинеты, изолятор һәм башка бүлмәләр керәләр. Амбулаториядә 7465 кешегә (4 участок) хезмәт күрсәтелә. Сменада 98 кабул итү (40 – балалар, 58 – өлкән кешеләр).
Халыкара олы кешеләр көне чикләрендә Казандагы «6-нче номерлы шәһәр сырхауханәсе» ДАССО Нагорный поселогының олы кешеләре өчен чара планлаштырды. Бу акция 2013 елның 25 сентябрендә табиблар офисының яңа бинасында узды. 57 кеше (38 хатын-кыз һәм 19 ир кеше) кабул ителде. Лаборатор тикшерү белән бергә пациентларга ЭКГ, УЗИ һәм тар белгечләр күзәтүе (офтальмолог, невролог, акушер-гинеколог, хирург) уздырылды.