58 яшьлек ир-ат Казанның 18 нче поликлиникасына диспансерлаштыру үтү өчен мөрәҗәгать итә. Табибка ул начар хис итүе һәм йөрәк авыртуы турында зарлана. Пациентны шунда ук ЭКГ функциональ диагностика бүлегенә җибәрәләр. Бу тикшеренү диспансерлаштыруда булырга тиеш.
"Бу көнне мин дежур табиб кабинетында кабул итү үткәрдем һәм мине бу пациентны тикшерү өчен чакырдылар. Аның хәлен бәяләп, ЭКГны караганнан соң, мин башлыча кискен коронар синдром диагнозы куйдым", - дип сөйләде 18 нче поликлиника терапевты Ильвира Ефимовых.
Табиб шунда ук Ашыгыч медицина ярдәме бригадасын чакырды. Пациентны МКДЦга алып киттеләр. Кардиограмманы караганннан алып хастаханәгә кадәр 20 минут вакыт узган.
Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә диагноз расланды, пациентны операциягә алдылар һәм стент куйдылар. Хәле яхшырганнан соң, ир-атны чыгардылар.
"Казан һәм Татарстанның барлык халкына мөрәҗәгать итеп, диспансерлаштыруны вакытында үтәргә чакырасым килә", – дип ассызыклады Ильвира Ефимовых.