Санкт-Петербургтан анестезиолог-реаниматолог табиб Кама балалар медицина үзәге табиблары өчен мастер-класслар сериясен үткәрә

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә бала туганда эпидураль анестезиянең яңа вариантларын һәм операциядән соң авыртуны баса торган методиканы кертәләр.

Бу максатлар өчен Перинаталь үзәге булган КДМЦга клиника җитәкчелеге чакыруы буенча Санкт-Петербург шәһәренең 1 нче Перинаталь үзәгенең анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире, Д. О. Отта исемендәге Акушерлык, гинекология һәм репродуктология фәнни-тикшеренү институтының акушерлык һәм перинатология бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Оксана Рязанова килде.

Анестезиология һәм реанимация өлкәсендә белгеч табиблар өчен мастер-класслар сериясен үткәрде. Алар арасында "Куркынычсыз регионар анальгезия. Акушерлыкта анестезия", "ТАР блок" һәм "QL-блок".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International