2023 елда «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Россия Федерациясенең беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү» төбәк проекты буенча федераль һәм төбәк бюджетларыннан финанслау каралган булган: 2 487,88 млн. сум (РФ 1 989,68 млн. сум, ТР 498,2 млн. сум).
Татарстанда 2023 елда әлеге проект буенча:
1. 28 объект төзелгән (2 поликлиника: Яшел Үзән районы Осиново авылында күп профильле һәм Казан шәһәре Дәрвишләр бистәсендә балалар поликлиникасы филиалы төәелгән, «Салават Күпере» торак комплексында күп профильле поликлиника төзелеше башланган, ФАП – 25 объект);
2. 117 медицина оешмасы бинасында һәм аларның аерым структур бүлекчәләрендә капиталь ремонт башкарылган, шул исәптән авыл җирлегендә, эшче поселокларында, шәһәр тибындагы поселокларда һәм 50 меңгә кадәр кеше яшәгән кече шәһәрләрдә медицина учреждениеләрендә ремонт ясалган (поликлиника – 9 объект, участок хастаханәсе – 5 объект; табиб амбулаториясе – 7 объект; ФАП - 96 объект).
3. Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмалары өчен, шулай ук авыл җирлегендә, шәһәр тибындагы поселокларда һәм кече шәһәрләрдә урнашкан медицина оешмалары өчен 867,82 млн сумлык 1979 берәмлек медицина җиһазлары сатып алынган.
4. Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмалары өчен, шулай ук авыл җирлегендә, шәһәр тибындагы поселокларда һәм кече шәһәрләрдә урнашкан медицина оешмалары өчен пациентларны медицина оешмаларына, медицина хезмәткәрләрен - пациентлар яшәгән урынга илтү, шулай ук биологик материаллар ташу, ерак районнарда яшәүчеләргә дару препаратлары китерү өчен 3 берәмлек автомобиль транспорты сатып алынган.
Программаны тормышка ашыру нәтиҗәләре ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә яңгырады.
"Сәламәтлек саклау" милли проекты илдә РФ Президенты Владимир Путин карары буенча гамәлгә ашырыла.