Россиядә сәламәтлек саклау системасының эш принципларын җитди үзгәртергә кирәк, кеше һәм аның сәламәтлеге игътибар үзәгендә булырга тиеш, дип белдерде Владимир Путин Киләчәк технологияләре форумының пленар утырышында.
Путин сүзләренчә, соңгы елларда яңа поликлиникалар һәм район хастаханәләре төзелгән һәм җиһазландырылган, кече шәһәрләрдә һәм авыл территорияләрендә фельдшер-акушерлык пунктлары һәм табиб амбулаторияләре ачыла. Беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү проекты дәвам итәчәк.
"Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы Татарстанда 2021 елдан гамәлгә ашырыла.
"Хәзер, һичшиксез, кадрлар турында да әйтергә кирәк. Медицина хезмәткәрләренең, бигрәк тә беренчел звеноның хезмәт хакын арттыру өчен кабул ителгән карарлар турында. Кичә без хезмәттәшләр белән кич белән бу мәсьәләне Хөкүмәттә тикшердек... 2024 елдан башлап, шәһәрләрдә һәм авыл җирлекләрендә медицина ярдәме күрсәтүгә тарифлар тигезләнәчәк. Димәк, башкача әйткәндә, ФАПларга, табиблык амбулаторияләренә, кечкенә торак пунктлардагы башка беренчел звено оешмаларына финанс ярдәме дәрәҗәсе шактый артачак", - диде Президент.
Ул төбәк башлыкларына мөрәҗәгать итеп, бүлеп бирелгән акчалар беренче чиратта авыл җирлегендә медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакына юнәлдерелергә тиешлеген әйтте.