"Киләчәк уеннары": Казанда спорт поликлиникасы ачылды

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Казанда «Киләчәк уеннары»нда катнашучылар өчен спорт поликлиникасы эшли башлады. Ул 21нче шәһәр поликлиникасы базасында оештырылган (Казан шәһәре, Ырымбур тракты, 95нче йорт, эш режимы: 7.00 дән 23.00 гә кадәр).

Спорт поликлиникасы түбәндәге юнәлешләр буенча медицина ярдәме күрсәтә: терапия, спорт медицинасы, травматология һәм ортопедия, физиотерапия, дәвалау физкультурасы, медицина массажы, кардиология, хирургия, офтальмология, стоматология, урология, гинекология, отоларингология, функциональ диагностика, нур диагностикасы (рентгенология һәмльтратавыш диагностикасы).

"Киләчәк уеннары" инновацион технологик дисциплиналар буенча халыкара турнир. Уеннар Казанда 2024 елның 21 февраленнән 3 мартына кадәр узачак.

Бүген Казан беренче спортчыларны каршы алды. Киләчәк уеннарында 100 дән артык илдән 2 меңгә якын кеше катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International