Медицина документларын рәсмиләштерү процессын автоматлаштырырга «Безнең белешмә» («Наша справка») сервисы мөмкинлек бирәчәк. Мондый телеграмма-ботны эшләү белән Казанның 4 нче балалар шәһәр поликлиникасының инновацияләр бүлеге шөгыльләнә. Бу хакта поликлиниканың йомгаклау медицина советында сөйләделәр.
4 нче балалар шәһәр поликлиникасы Казанның Киров районында яшәүче балаларга хезмәт күрсәтә. Бу 32 меңнән артык кеше. Учреждение составында 6 филиал эшли, 18 мәктәпкә һәм 45 мәктәпкәчә учреждениегә хезмәт күрсәтелә.