Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү: 2024 елга планнар

2024 елның 16 феврале, җомга

2024 елда Татарстан Республикасында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.

Финанслау федераль һәм республика бюджетларыннан планлаштырылган.

Модернизация программасының бурычы - беренчел медицина ярдәменең сыйфатын яхшырту.

Әлеге милли проект үз эченә яңа объектлар төзүне, булганнарын ремонтлауны, медицина җиһазлары һәм автомобильләр сатып алуны, кадрлар белән тәэмин итүне кертә.

Быел 29 яңа медицина объекты төзеләчәк, дип көтелә. Капиталь ремонтны 105 сәламәтлек саклау учреждениесендә (20 поликлиникада, 9 табиблык амбулаториясендә һәм 76 фельдшер-акушерлык пунктында) үткәрәчәкләр.

2 автомобиль һәм 8804 берәмлек медицина җиһазы сатып алыначак (шуларның 812 берәмлеге - яңадан җиһазландыру).

2023 елда Татарстанда илкүләм проектның беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре белән биредә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International