Казанда М.Н.Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсе базасында яңа перинаталь үзәк ачылды. Видеоэлемтә аша аны Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачты.
Яңа перинаталь үзәктә югары риск төркеменә караган йөкле хатын-кызларга ярдәм итәчәкләр һәм республиканың якын районнары халкына хезмәт күрсәтәчәк.
Перинаталь үзәк 7нче хастаханәнең бала тудыру йорты белән берләшә. Планда — елына сигез мең бала тууны кабул итү. Учреждениенең куәте — 120 койка урыны, җиде шәхси бала тудыру залы бар. Гаилә өчен мөһим вакыйгада бала тудыручы хатын-кызларның ирләре һәм туганнары катнаша алачак. Бала табуда гадәттән тыш очраклар өчен, шулай ук яңа туган балалар өчен дүрт операция бүлмәсе эшләячәк.
Перинаталь үзәкнең яңа туган балалар өчен заманча җиһазлар һәм кювез – инкубаторлар белән реанимация бүлеге дә бар.
Нерв системасы авырулары булган балалар өчен медицина реабилитациясе бүлеге ачылды. Бала тапканнан соңгы чорда әниләргә психоэмоциональ диагностика һәм халәтен стабильләштерү кабинетлары бар.