Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсендә Марат Наилевич Садыйковка бюст һәм истәлек тактасы ачылды

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

Бүген Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе территориясендә республиканың медицина берләшмәсеннән, төрле ведомстволар җитәкчеләреннән 100дән артык кеше җыелды.

Биредә клиниканың баш табибы булып эшләгән, ә 2018 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгын җитәкләгән Марат Наилевич Садыйковка бюст һәм истәлек тактасы тантаналы рәвештә ачылды. 2023 елның 29 гыйнварында 53 яшендә Марат Наилевич вафат була.

Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары: «Без аны һәрвакыт үзенчәлекле кеше, бүгенге көндә бирегә килгән һәркемнең зур дусты буларак искә алабыз».

Марсель Миңнуллин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры: «Марат Наилевич чыннан да башкалардан аерылып торган шәхес, профессионал, оештыручы, ачык күңелле кеше иде. Ул һәрвакыт безнең белән, ул башлаган эшне дәвам итәчәкбез».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International