Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш наркологы Резеда Хаева кешеләрнең ни өчен наркотиклар куллана башлауларын аңлатты

2024 елның 1 марты, җомга

Наркомания - шәхеснең биологик, психологик, социаль һәм рухи яклары бозылган авыр авыру. Аның барлыкка килү сәбәпләре арасында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатр-наркологы, Республика клиник наркология диспансерының баш табиб урынбасары Резеда Хаева түбәндәгеләрне билгеләп үтте:

• Эчке проблемалар (проблемалар, гаиләдә аңлашылмаучанлык),

• Кызыксыну (күпләр моны модалы дип уйлыйлар, яисә тормышта бер тапкыр булса да сынап карарга кирәк),

• Яңа хисләр эзләү,

• Дуслар үрнәге,

• Булган хәлләргә каршы протест,

• Үз-үзеңне раслау һәм олырак күренү теләге,

• Наркотиклар сатып алу мөмкинлеге.

Бу факторлар бергә һәм һәрберсе аерым наркомания кебек авыруларга мөмкинлек бирә, дип аңлата табиб.

"Наркоманияне эффектив профилактика ярдәмендә генә бетереп була. Профилактик чаралар һәр гаиләдә дә, җәмгыятьтә дә үткәрелергә тиеш. Ата-аналарга балаларны игътибардан калдырмаска, баланың шикле шәхесләр белән аралашуына юл куймаска, урамның тискәре йогынтысыннан сакларга кирәк. Көн режимын дөрес итеп бүлә белергә кирәк, балалар организмы артык армасын да, шул ук вакытта үзенә кызык шөгыле дә булырга тиеш. Баланың тормышы кызыклы, файдалы шөгыльләр белән тулы булганда, ул тәмәке тарту, алкоголь, психоактив матдәләр турында уйламый», – дип ышана Резеда Хаева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International