6 март көнне Республика кан үзәгендә (Казан шәһәре, Җиңү проспекты, 85 адресы буенча)
8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә багышланган донорлык акциясе узачак.
Донор булырга һәм кемнеңдер гомерен коткарырга 18 яшьтән өлкәнрәк һәм 55 килограммнан артык авырлыктагы, донациягә каршы күрсәтмәләре булмаганнар мөмкин.