Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәгендә 2023 елда эшчәнлек йомгакларына һәм 2024 елга өстенлекле бурычларга багышланган медицина советы утырышы узды.
Төп доклад белән баш табиб Нияз Галиуллин чыгыш ясады. Ул 2023 елда ирешелгән индикатив күрсәткечләрне билгеләп үтте. 2024 елга төп бурычлар итеп түбәндәгеләр билгеләнде:
1. Дәүләт стратегиясе нигезендә 2024 ел өчен максатчан күрсәткечләрне үтәү.
2. СПИД үзәге бинасын капиталь ремонтлау.
3. «Медицина оешмаларында медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы» сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ирекле сертификациясенә әзерлек кысаларында чаралар үткәрү.
4. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауны цифрлаштыруны гамәлгә кертү кысаларында эшне дәвам итү.
Марсель Миңнуллин СПИД үзәге коллективына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.