Казан дары заводында корпоратив сәламәтлек программасы

2024 елның 5 марты, сишәмбе

Бүген Казан дәүләт казна дары заводында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Татарстан Республикасы хезмәт һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева булды.

Предприятиенең генераль директоры Александр Лившиц завод буенча экскурсия үткәрде, эшчеләрнең сәламәтлеген ныгытырга ярдәм итүче корпоратив программалар турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2019 елдан «Демография» милли проекты кысаларында «Җәмәгать сәламәтлеген ныгыту» региональ проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Бүгенге көндә республика предприятиеләрендә эшләүче хезмәткәрләрнең сәламәтлеген ныгыту буенча корпоратив программаларны гамәлгә кертү буенча 73 килешү төзелгән. Эшләүче гражданнар арасында урыннарда медицина хезмәткәрләрен, шул исәптән җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәкләре белгечләрен җәлеп итеп, сәламәтлекне тикшерү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру темасына «мәктәпләр» үткәрү, шул исәптән тәмәке тартудан һәм алкогольле эчемлекләр кулланудан баш тарту, сәламәт туклануга күчү, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен профилактик чаралар уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International