Мондый тәкъдим белән Казанның хокук яклаучысы Татарстан Рәисе һәм республика сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иткән иде.
Бу идеяне Түбән Кама күп профильле район үзәк хастаханәсенең баш табибы Руслан Вәлиев та хуплады, хәзер татар телен белгән медицина хезмәткәрләренең халатларына «Татарча беләм» значоклары беркетелгән.
Баш табиб фикеренчә, бу яңалык пациентларга үз хәлләрен табибка тизрәк аңлатырга, ә медицина персоналына кирәкле ярдәмне оператив рәвештә күрсәтергә ярдәм итәчәк.
«Беренче чиратта без мондый значокларны тиз карар кабул итүне таләп итә торган кабул итү-диагностика бүлеге хезмәткәрләренә тараттык», — диде Руслан Вәлиев.
Атна ахырына кадәр 200 медикка значок таратылачак, март ахырына кадәр тагын 800 табиб, шәфкать туташы һәм башка хезмәткәрләр значок алачак, дип көтелә.