16 апрельдән 30 майга кадәр Татарстанда «Макулатураны тапшыр - агачны коткар!» девизы белән Бөтенроссия Эко-марафоны узачак.
Акция районнар арасында ярышлар рәвешендә үтәчәк. Эко-марафон нәтиҗәсендә муниципалитетларның «яшел рейтингы» төзеләчәк.
Акция механизмы: теләсә кайсы уку йорты, предприятие, учреждение сдавай-бумагу.рф сайтында гариза калдыра ала һәм 300-500 кг нан теләсә нинди күләмдә макулатура тапшыра ала. Макулатураны чыгару акцияне оештыручылар көче һәм транспорты белән чыгарылачак.
Акция нәтиҗәләре буенча катнашучылар рәхмәт хатлары, грамоталар, ә иң нәтиҗәлеләре акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк.
Акциянең төп бурычы-кешеләрнең игътибарын ресурсларны саклауга җәлеп итү, калдыкларны икенчел эшкәртүне үстерүгә, традицион макулатура җыюны торгызуга өлеш кертү, бу кәгазь җитештерүчеләргә кискен дефицитлы агач чималны экономияләргә мөмкинлек бирә. Макулатура җыю РФ Президенты Владимир Путинның 2017 елның 15 ноябрендәге йөкләмәсенә ярашлы рәвештә калдыкларны аерым җыю буенча тармак булдыру программасының бер өлеше булып тора.
.jpeg)