Миф: С гепатитын дәвалап булмый
Чынбарлык: С гепатитын дәвалап була. Хәзерге вакытта кешене С гепатитыннан тулысынча дәвалый алган заманча югары нәтиҗәле препаратлар бар. 98% очракта мондый дәвалау тулысынча савыгуга ирешергә мөмкинлек бирә. Иң мөһиме - вирусны вакытында ачыклау һәм табиб-инфекционист контроле астында кирәкле терапияне башлау.
МИФ 2: С гепатиты – бу куркыныч түгел.
Чынбарлык: бу вирус циррозга яки бавыр яман шешенә кадәр җитди авыруларга китерергә мөмкин. Моннан тыш, С гепатиты бавыр трансплантациясенең төп сәбәбе булып тора. Шуңа күрә авыруны санга сукмау аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
МИФ 3: С гепатитын кабат йоктыру мөмкин түгел.
Чынбарлык: кызганычка, бу мөмкин. С гепатиты вирусының күп төрләре бар.