Республика клиник офтальмология хастаханәсендә хастаханә советы узды, утырышта учреждение эшенә йомгак ясалды һәм яңа 2024 елга бурычлар билгеләнде. Чара ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Мансур улы Миңнуллин катнашында узды.
2023 елда консультатив офтальмологик ярдәм сорап 150 меңнән артык пациент мөрәҗәгать иткән, бу 2022 ел күрсәткечләреннән 12,4% ка югарырак.