Казанның 21нче шәһәр поликлиникасында (Рихард Зорге, 103) Ислам кануннарын үтәп, диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүе узарга мөмкин.
Моның өчен һәр якшәмбе 8:00дән 14:00гә кадәр лаборатория һәм диагностика тикшеренүләре үткәрү өчен ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым кабинетлар билгеләнә.
Алдан язылу мәҗбүри, язылу эш көннәрендә 08:00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр +79172659690 телефоны буенча башкарыла.
Шулай ук икенче катта намаз уку өчен бүлмә каралган.