Яр Чаллы медицина көллиятенең 100гә якын студенты йогышлы авырулар хастаханәсенә ачык ишекләр көненә чакырылган.
Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы Ришат Ногманов Таһир улы булачак табибларга Кама аръягы төбәгендә яшәүчеләр өчен мондый профильдәге бердәнбер махсуслаштырылган дәвалау учреждениесе булган хастаханәнең юнәлешләре, мөмкинлекләре һәм перспективалары турында сөйләде.