Казанда икенче тапкыр медицина хезмәткәрләре спартакиадасы старт алды

2024 елның 22 марты, җомга

Казанда шәһәрнең медицина хезмәткәрләре спартакиадасын ачу тантанасы булды. Бу ярышлар Татарстан медицина хезмәткәрләренең еллык республика Спартакиадасының сайлап алу этабы булачак.

Казанның дәвалау учреждениеләре хезмәткәрләре спортның ун төрендә ярышачак: швед эстафетасында, йөзүдә, бадминтонда, өстәл теннисында, мини-футболда, волейболда, аркан тартуда, шахматта, киберспортта. Моннан тыш, хоккей буенча баш табиблар командасы һәм Ашыгыч медицина ярдәме станциясе командасы арасында иптәшләрчә матч узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International