Әйе! Без туберкулезны бетерә алабыз!

2024 елның 22 марты, җомга

Бу 24 мартта узачак Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненең девизы. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында әлеге проблемага багышланган матбугат конференциясе узды.

Матбугат орашуында ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Анна Геннадьевна Алешина;
«Республика туберкулезга каршы клиник диспансер " ДАССУ баш табиб урынбасары Наилә Кәбировна Газизуллина;
«Республика туберкулезга каршы клиник диспансер» ДАССУ балачак буенча баш табиб урынбасары Рәмзия Хәмит кызы Фатыйхова катнашты.

Туберкулез әле дә дөньяда иң үлемгә китерүче авыруларның берсе булып кала, һәм соңгы елларда даруларга каршы торучан туберкулез очракларының борчулы үсеше күзәтелә.

2023 елда Татарстанда беренче тапкыр туберкулез белән авыручы 881 кеше ачыкланган (2022 елда – 971, 2021 елда - 912).

2023 елга республикада 18 яшькә кадәрге 27 бала туберкулез белән авырый (2022 елда 33), интенсив күрсәткеч 18,0% ка кимегән һәм 100 мең балалар халкына 3,2 тәшкил иткән (2022 елда 3,9; 2021 елда 3,7).

Татарстанда туберкулездан үлүчеләр саны 2023 елда 2022 ел дәрәҗәсендә калды һәм 100 мең кешегә 1,4 тәшкил иткән (2022 ел-1,4; 2021 ел – 1,7).

Спикерлар журналистларның сорауларына җавап бирде һәм кешеләрне диагностика буенча белгечләрнең киңәшләрен үтәргә, ә авыру очрагында барлык билгеләнүләрне төгәл үтәргә чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International